Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза бәйрәмендә куркынычсызлыкны көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күрсәтмәләр бирде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Очрашу традицион рәвештә Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция форматында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Миңнеханов киләсе җомгада, 20 мартта, Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләрен искә төшерде. Бу көнне күп сандагы мөэминнәр мәчетләргә һәм башка дини учреждениеләргә килә. Шуңа бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм ТР ДУМ мөхтәсибләренә хокук саклау органнары белән берлектә бәйрәм гыйбадәтләрен кылу вакытында иҗтимагый тәртипне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү йөкләтелде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев