Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләр республикада ял итсен өчен шартлар тудырырга кирәк!»

Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышында 7 инвестпроект каралды, шуларның өчесен – Зеленодольск муниципаль районы эшкуарлары тәкъдим итте.

«Мир групп» компаниясе җитәкчесе Тимур Егоров Яшел Үзән районында Шәһәр яны комплексы төзелешен башларга җыена.


Проект Идел ярында яшәүче һәм актив ял итүче гаиләләр өчен заманча инфраструктура, шулай ук тернәкләндерү, сәламәтлекне тикшерү һәм ныгыту программаларын булдыруны күздә тота. Комплекс үз эченә 150 бүлмәле кунакханә, 37 гаилә вилласы, спа-комп лекс, медицина корпусы, мунча комп лекслары, спорт мәйданчыклары һәм башка корылмаларны ала.
«Фаворит Плюс» ҖЧҖ компания се җитәкчесе Айдар Галиев Яшел Үзән районында «Драйв Парк» спорт-ту ристик үзәге проекты турында сөйләде. Комплекс мотоспорт яратучылар өчен узыш трекларын, шулай ук 120 кешелек кунакханә комплексын һәм автокампингны үз эче нә ала.
Өченче проектны Яшел Үзән ра йоны территориясендә «Яңа Тура» КриоАЗС ачарга планлаштырган «Газпром СПГ технологияләр» компаниясе тәкъдир итте.


Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Инвестиция советы әгъзалары барлык проектларны хуплады.
Инвесторларыбызга рәхмәт. Бу бик кирәкле проектлар. Безнең районнарда ял итү урыннары – кемпинглар барлыкка килә, кирәкле инфраструктуралы ял зоналары үсә. Алга таба да бу өлкәдә эшләргә кирәк. Табигатебез бай, матур урыннар бик күп. Респуб ликада кешеләр ял итә алсын, башка төбәкләргә һәм илләргә китмәсен өчен, шартлар тудырырга кирәк, – дип өстәде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев