Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: “Кешеләр республикада ял итсен өчен шартлар тудырырга кирәк!”

ТР Инвестицион советы утырышында инвестпроектлар каралды «Мир групп» компаниясе җитәкчесе Тимур Егоров Яшел Үзән районында Шәһәр яны комплексы төзелеше проектын тәкъдим итте.

Проект Идел ярында яшәүче һәм актив ял итүче гаиләләр өчен заманча инфраструктура, шулай ук тернәкләндерү, сәламәтлекне тикшерү һәм ныгыту программаларын булдыруны күздә тота.

«Фаворит Плюс» ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Айдар Галиев Яшел Үзән районында «Драйв Парк» спорт-туристик үзәге проекты турында сөйләде.

Өченче проектны Яшел Үзән районы территориясендә «Яңа Тура» КриоАЗС ачарга планлаштырган «Газпром СПГ технологияләр» компаниясе тәкъдир итте. Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Инвестиция советы әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны хуплады.

- Инвесторларыбызга рәхмәт. Бу бик кирәкле проектлар. Безнең районнарда ял итү урыннары - кемпинглар барлыкка килә, кирәкле инфраструктуралы ял зоналары үсә, - дип өстәде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев