Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәннең картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килде

Бүген Яшел Үзәндә 120 урынлык «Дом заботы» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдык.

Биредә бик яхшы шартлар тудырылган: уңайлы бүлмәләр, иҗади остаханәләр, китапханә һәм заманча массаж кабинетлары. Татарстанда халыкны социаль яклау – өстенлекле бурычларның берсе. Өлкән буын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – безнең изге бурычыбыз.

Аерым рәхмәт сүзләре   коллективка. Нәкъ менә табиблар, шәфкать туташлары һәм социаль хезмәткәрләр биредә тәрбияләнүчеләр өчен таяныч һәм чын дуска әверелә. Сезнең профессиональлегегез һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә мәрхәмәт йортындагы һәр кеше игътибар үзәгендә һәм үзен иминлектә хис итә.

Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев