Рөстәм Миңнеханов: Буыннар алышына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала
Бүген, 9 Майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадта чыгыш ясады.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Рәис үз чыгышында барлык ветераннарны, фронтовикларны, тыл хезмәтчәннәрен, хәрбиләрне һәм барлык татарстанлыларны Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлады.
– Буыннар алышына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан-ел без бу датаның тарихи әһәмиятен, бабаларыбызның каһарманлыгын тирәнрәк аңлыйбыз. Сугыш һәр гаиләгә үтеп кергән, шуңа күрә Җиңү безгә шул кадәр кадерле, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткәнен, шуларның яртысыннан артыгы туган якларына әйләнеп кайтмаганын билгеләп үтте.
– Аларның тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак. Татарстанлылар Җиңү өчен барысын да бирде: фронтта гына түгел, ә тылда да – завод-фабрикаларда һәм кырларда фидакарьләрчә хезмәт итте, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Без ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы алдында баш иябез, аларга азатлык биргән өчен чиксез рәхмәт белдерәбез. Совет халкының батырлыгы беркайчан да онытылмаячак! – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук сугыш чоры каһарманнарының нык рухы хәзерге махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз өчен дә үрнәк булып торуын аерым билгеләп узды.
Рәис чыгышыннан соң мәйданда Татарстанның Дәүләт гимны яңгырады. Аны республиканың халык артистлары Филүс Каһиров һәм Эльмира Кәлимуллина башкарды.
Хәзерге минутларда Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби училище кадетлары һәм курсантлары, махсус хәрби операция ветераннары, «Юнармия» һәм суворовчылар, югары уку йортларының хәрби кафедра студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары Меңъеллык мәйданы буйлап тантаналы марш үтә.
Бәйрәм иртәнге сәгатьләрдән ук Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакарьлеге мемориалларына чәчәкләр салу белән башланган.
Көн дәвамында «Үлемсез полк» акциясе оештырыла. Кичке 19:00 сәгатьтә мәйданда зур бәйрәм концерты узачак. «Поющая Казань» проекты кысаларында «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.
Бер үк вакытта, 9 майда Бауман урамында 81 ел элек, ягъни 1945 елда узган Җиңү көнен бәйрәм итүнең тарихи реконструкциясе күрсәтеләчәк.
Көннең төп вакыйгасы – кичке 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты атылачак. Салютны Казансу елгасының яр буйларыннан күзәтеп булачак. Тантаналы утлар тәмамлангач, тамашачылар өчен махсус җәмәгать транспорты эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев