Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов 18нче лицей директоры Яна Кибецка дәүләт бүләге тапшырды

Казан Кремлендә узган тантанада республикабызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләделәр.

Дәүләт бүләкләрен аларга Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Ул тантанада катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның таланты, энергиясе һәм һөнәри осталыгы Татарстанның икътисады һәм социаль өлкәсен алга этәрүен билгеләп үтте.

«Кадерле хатын-кызлар! Тормышыгыз мәхәббәт, шатлык һәм иминлек белән тулы булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада бүләкләнгән күркәм ханымнар арасында безнең Яшел Үзән өчен дә аеруча куанычлы исем бар. Дәүләт бүләген Яшел Үзән шәһәренең Ломоносов исемендәге 18нче лицее директоры Яна Владимировна Кибец та алды. Бу – мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәткә бирелгән югары бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев