Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Россиялеләрне ноябрьдә нинди яңалыклар көтә?

Башкала дачникларына участокларындагы - балтырган, ә автомобильчеләргә автомобильләрендә ОСАГО полисы яисә кышкы көпчәкләр  булмаган өчен түләргә туры киләчәк. Болардан тыш, ноябрьдән Россиядә мәҗбүри медицина страхованиесенең яңа полисын бирүне туктатачаклар.

Аның урынына илдә беренче чиратта кече һәм урта бизнеска юнәлтелгән дәүләт закупкаларының яңа порталы барлыкка киләчәк.

 

Яңа елга яңа полис белән

Үзәк матбугаттан алган мәгълүматларга караганда, яңа үрнәктәге мәҗбүри медицина страхованиесе полисын алырга теләүчеләргә гаризаны 1 ноябрьгә кадәр биреп өлгерергә кирәк иде. Медицина страхованиесе фонды аны бирүне вакытлыча туктатып торырга булган. Шул ук вакытта иске полислар гамәлдә калып, алмаштыру процессы планлы алып барылырга тиеш. Процессны 2019 елның гыйнварыннан торгызырга җыеналар. Әгәр дә страховой  оешма эше ошамаса, аны алмаштырырга була. Ә андый оешмаларның исемлеге ФОМС сайтында бирелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев