Россиялеләр Яңа ел каникулларының озынлыгы турында фикерләрен белгертте
Күпләр бәйрәмнәрне кыскартырга тели.
Superjob сервисы сораштыруында катнашучыларның күбесе Яңа ел каникуллары өчен 10 көн җитәрлек дип саный. RT хәбәр иткәнчә, бу вариант өчен 1,6 респондентның 31% ы тавыш биргән.
-Тагын 18% ял көннәре бердән өч көнгә, ә 14% - дүрттән алты көнгә кадәр дәвам итүен тели, - диелә хәбәрдә.
Сораштырылучыларның 9% ы бер атна ял итәргә әзер, 6% - ике атна. Әмма тагын 6% бөтенләй ял итәргә әзер булмауларын белдерде.
Моннан тыш, 10% респондентлар ял көннәре күпме дәвам итсә дә, аларга барыбер дип әйтә.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә якындагы Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
50% диярлек, бәйрәмнәрне кыскартырга тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев