Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиягә яңа коронавирус штаммы килергә мөмкин

Россиягә Европадан коронавирусның 20A.EU1 яңа штаммы килергә мөмкин, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Ведомство билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә илдә бу штамм табылмаган.
Әмма, халыкның чик буе мобильлеген һәм бер төрдәге вирусларның икенче төрләрен кысрыклап чыгару процессын исәпкә алганда, бу штамм Россиядә барлыкка килергә мөмкин.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр нәтиҗәләре яңа штаммның сәламәтлек өчен куркыныч булуын күрсәтми, дип ассызыкладылар.

Дөньяда пандемия башланганнан бирле 46,6 миллионнан артык авыру теркәлгән, 32 млн кеше терелгән, ә 1,2 миллионнан артык пациент үлгән.
Россиядә Сovid-19 белән 1,66 миллионнан артык кеше ачыкланган инде. Россия Президенты Владимир Путин мәгълүматларына караганда, ил 100 мең гражданга авыручылар саны буенча 40нчы урында тора, ә үлем очраклары саны буенча - 100нче урында.

Моннан тыш, РФ дөньяда COVID-19 вакцинасы теркәгән беренче ил булды. Препарат Россия инвестицияләр фонды белән берлектә Гамалея исемендәге НИЦЭМ тарафыннан эшләнде. Аны "Спутник V" дип атыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев