Россиядә минималь хезмәт хакы артачак
Дәүләт думасы беренче укылышта 1 июльдән минималь хезмәт хакын 7500 сумга күтәрү мәсьәләсен караячак. 2016 елның 1 гыйнварыннан ул 4%ка күтәрелеп, хәзерге вакытта 6204 сум тәшкил итә.
Алданрак, МХХК арттыру йөкләмәсен хөкүмәт председателе, "Бердәм Россия" лидеры Дмитрий Медведев биргән иде. Бу 1 млн. хезмәткәргә кагыла, аларның 87%ы дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, ә 13%ы - экономиканың дәүләтнеке булмаган сектор эшчеләре.
Дәүләт думасының хезмәт буенча Комитеты билгеләгәнчә, алга таба минималь хезмәт хакы күләме этаплап артачак. 2017 - 2018 елларда аны эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр күтәрүне планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев