Россиядә март нормадан 10 градуска җылырак булачак – Гидрометеорология үзәге
Татарстанда айның беренче ункөнлегендә һава температурасы нормадан 8 градуска югары булачак.
Март - язның беренче ае булса да, шартлы рәвештә ул әле кыш фасылы буларак карала. Чөнки кар катламының эрүен апрель башы һәм урталарында гына күзәтәбез. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд "Российска газета"га март аена булган фаразларны җиткергән.
"Һава температурасының тәүлек дәвамында 0дән югарырак күтәрелүен март азагында гына көтәргә кирәк. Мәскәү зонасында, һәрхәлдә, шулай булачак. Елгалар боздан апрель башында ачыла, кара каргалар март азагына әйләнеп кайта. Чын яз 23 мартта башлана, - дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев