Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә куркыныч этләр һөҗүм иткән өчен аларның хуҗаларына җәза бирергә тәкъдим иттеләр

Алган җәрәхәтләрнең авырлыгына карап, хуҗалар 400 мең сумга кадәр штрафка тартылырга һәм аларга 7 елга кадәр төрмә срогы бирелергә мөмкин. «Коллектив яклау» иҗтимагый оешмасы президенты Марат Аманлиев шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга юллады.

Мөрәҗәгатьтә язылганча, законда һаман да усал этләрне баусыз һәм борынчыксыз (намордник) урамда йөртүне тыю өчен җәза каралмаган. Аманлиев җинаять кодексын «үтә куркыныч этләрне йөртүгә карата билгеләнгән тыюларны бозу» дигән 125.1 маддә белән тулыландырырга тәкъдим итте. 

Куркыныч эт астында махсус исемлеккә кертелгән токымнарның берсе күз алдында тотыла. Әгәр мондый эт баусыз һәм борынчыксыз, урамда киртәләр белән тотып алынмаган җирдә йөргән вакытта кешегә һәҗүм итсә һәм аның сәламәтлегенә җиңел зыян китерелсә, бу очракта аның хуҗасын тиешле җәза көтәчәк. Бу кешенең алты айга кадәр иреге чикләнергә, һәм аңа 200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. 

Уртача авырлыктагы зыян өчен 400 мең сум штраф, шулай ук бер елга кадәр иректән чикләү яки 250 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш кертү тәкъдим ителә. Сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән очракта— эт хуҗаларын ирекләреннән өч елга, ә эт һөҗүменнән үлем очраклары килеп чыккан вакытта, әлеге төр хайван асраучыны биш елга кадәр, әгәр ике һәм аннан да күбрәк кеше үлгән икән — җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк дип тә языла документта.. 

Июль азагында Россиядә этләрнең үтә куркыныч токымнары исемлеген расладылар, Бирегә акбаш, Бразилия бульдогы, бүре-эт гибридлары, питбульмастиф, Төньяк Кавказ этләре, шулай ук аларның метислары кертелгән. 2020 елның 1 гыйнварыннан мондый токымлы этләрне борынчыксыз һәм бәйсез йөртү тыела. Алар бары тик “үтә куркыныч этләр” кисәтү табличкасы булган махсус территорияләрдә генә йөри алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев