Россиядә кафе һәм рестораннарда кальян куллануны тыячаклар
Россиянең ресторан, кафе, барларында кальян һәм вейпларны (электрон тәмәкенең бер төре) тыячаклар, шулай ук исерткеч эчемлекләр сатуда да өстәмә чикләүләр кертелә, дип хәбәр итә «Известия».
Бу чаралар июль ахырында гына расланган «Россиялеләрдә сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру» проекты кысаларында эшләнә. Әлег проект фаразлары буенча ел азагына 36% гражданнар үз теләкләре белән сәламәтлекләрен ныгытачак. 2020 елга илдәге халыкның яртысы, ә 2025 елда күпчелеге сәламәтлекне беренче урынга куячак диелә.
- Җәмәгать туклану оешмаларында кальян һәм вейпларны тулысынча тыелачак. Хәзер аларны бик күп яшүсмерләр куллана. Шуңа күрә без аларны 18 яшьтән өлкәнрәкләргә генә сатарга рөхсәт итәчәкбез, - дип аңлаталар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Вейп, кальян куллануга каршы норматив документлар киләсе елның февраленә әзер булыр дип көтелә. Шулай ук исерткеч эчемлекләр сату кагыйдәләрен дә катгыйландырырга уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев