Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә беренче «Чайка-СПГ» газ-мотор теплоходында

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Теплоход А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелде һәм 2020 елның августында суга төшерелде.

Татарстан Президенты Россиядә сыекландырылган табигый газда эшләү өчен төзелгән беренче пассажир елга судносын карады. Рөстәм Миңнеханов анда Казансу елгасы буйлап йөрде. Бу хакта «Татар-информ» ИАга ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов презентациядән соң Казан буенча „Чайка-СПГ“ газ-мотор теплоходында йөрде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә проектны эшләүчеләр озатып барды", - диде ул.

Судноны республика җитәкчесе өчен «Ак Барс» судно төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов тәкъдир итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Чайка-СПГ» судносы пассажирлар йөртә башларга әзер.

«Чайка-СПГ» теплоходы Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелде һәм 2020 елның августында суга төшерелде. Судно 176 кешегә кадәр сыйдыра, аның озынлыгы — 58,8 метр, киңлеге — 10,8 метр. Теплоход шулай ук Казан эчендә пассажирлар йөртүгә әзер, чөнки түбән күперләр астында уза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев