Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия тимер юлларында өске катта утыручы пассажирларга аска төшеп утырырга рөхсәт итәчәкләр

Бу хакта рөхсәт бирү яңа үрнәктәге билетларда пәйда булачак.

Россия тимер юлларында ерак ара поездларына яңа электрон билетның ничек булачагын күрсәттеләр. Яңалык киләсе елның беренче яртыеллыгында ук барлыкка киләчәк. Бу хакта РИА Новости басмасына сылтама белән компаниянең ролигы хәбәр итә. 
Басма язганча, яңа бланкта түбәндәге урындагы пассажирларга көндезге вакытта өстәгеләргә аста утырырга рөхсәт итү үтенече барлыкка киләчәк. Элегрәк югары киштәдәге поезд пассажирлары астагы урын"хуҗасы" ризалыгы белән генә аскы урынга утыра ала иде. 
Мисал өчен роликта ике билет күрсәтелгән - аскы һәм өске урын пассажиры. "Сезнең багаж өчен урын - астагы киштә астында. Өстәл гомуми. Көндезен югарыда утыручы пассажирларга киштәгездә утырырга рөхсәт итегез ", - дип язылган беренче билетта. 
"Сезнең багаж өчен урын - өстә, өченче киштәдә. Өстәл гомуми. Көндезге вакытта аскы киштәдә утырырга рөхсәт ителә ", - диелгән югары урында утыручы пассажир билетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев