Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Пенсия фонды иминиятләштерүчеләр өчен конкурс турында искә төшерә

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге "Мәҗбүри пенсия иминияте буенча елның иң яхшы иминиятчесе-2020" Бөтенроссия конкурсы турында искә төшерә.

Конкурста иминият взнослары буенча һәм шәхси (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу өчен кирәкле документларны үз вакытында һәм сыйфатлы хисап бирүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге критерийларга туры килергә кирәк: хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә мәгълүмат формалаштыру өчен кирәкле хисаплылыкны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыру, 2017 елга кадәр иминият взнослары, пенялар һәм штрафлар буенча недоимка булмау, тиешле эш төрләрендә стаж буенча шәхси мәгълүматларны үз вакытында һәм сыйфатлы тапшыру, иминиятләштерүчеләр белән пенсия билгеләүгә рөхсәт алу буенча үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, шәхси лицевой счетка төзәтмәләр кертү өчен электрон формада документлар һ. б.

Моннан тыш, эш бирүче һәм иминиятләнүче затларга РФ пенсия законнарын бозу турында шикаятьләр теркәлергә тиеш түгел.
Татарстан Республикасында конкурста дүрт категориядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: хезмәткәрләр саны 500дән артык, 100дән 500гә кадәр, 100гә кадәр булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр.

2020 елның иң яхшы иминиятләштерүчеләре ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе имзалаган Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.
Елның иң яхшы иминиятчесе конкурсы - эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр алдында социаль җаваплылыгын формалаштыру, шулай ук хисап дисциплинасын арттыру ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев