Россия гражданлыгы алу җиңеләя
Прокуратура биргән мәгълүматларга караганда, Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәсенең кайбер районнарында яшәүче затларга Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә бирәчәкләр.
Аларга: Россиядә 5 ел яшәү, законлы яшәү чыганагы булу, башка гражданлык булудан баш тарту, рус теленнән тест узу кебек таләпләр куелмый.
Гражданлык алу турында Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Гариза 3 айдан да артмаган срокта карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев