Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Полицейский Дядя Степа» балалар иҗаты конкурсы башланды
Конкурс берничә этапта уздырыла - җирле, төбәк һәм федераль.
Конкурста катнашу өчен төрле материалдан (текстиль, агач, полимер балчык һ.б.) 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар ясаган эшләнмәләр рөхсәт ителә. Һәр эш конкурста катнашу өчен гариза белән бергә алып барылырга тиеш, анда авторның өстәлеп бирелә торган форма буенча мәгълүматлары һәм контактлары күрсәтелә (кушымта). Конкурсның республика этабында җиңү яулаган эш федераль этапта катнашачак. Аның сурәте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак, анда конкурсның федераль этабында җиңүче онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан аталачак. 16 майга кадәр үз эшегезне Яшел Үзән шәһәре, Заикин урамы, 1 нче йорт адресы буенча алып килә аласыз.
Белешмәләр өчен телефон: 89179341789
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев