«Россия балалары – 2017»
Яшел Үзәндә 13 ноябрьдән “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясенең икенче этабы башланды.
Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Төп бурычы – балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклау, шулай ук наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү.
- Яшүсмерләрнең наркотик матдәләр куллануы җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсенә әйләнде. Моңа каршы көрәш – безнең эштә приоритетлы юнәлеш, - диде Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлекчәсе оперуполномоченные Гүзәлия Кадырмәтова.
Тәртип саклаучылар торак секторда, вокзалларда, станцияләрдә, яшьләр күп җыела торган урыннарда рейдлар уздыра. Яшүсмерләрнең ата-аналары белән дә профилактик әңгәмәләр оештырыла.
Бу акциянең беренче этабы Яшел Үзән районында 17 – 26 апрельдә узган иде.
Лилиана Куликова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев