Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядән килгән хатынны һәм аның 14 яшьлек кызын Төркиядә атып үтергәннәр

Төркиянең Бодрум шәһәрендә Россиядән килгән хатынны һәм аның кызын үтергәннәр.

Туганнары хатынның элеккеге иреннән шикләнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмә хатынның элеккеге ире бөтен гаиләне куркуда тоткан.

«Эзләр. Канлы аяк киеме эзе. 46нчы үлчәмле. Ул илгә килгән булган. Бар да туры килә. Бөтен гаилә бу кешедән курыкты», – ди туганнары.

Ирина исемле хатын һәм аның кызының мәетен 28 ноябрьдә Бодрум шәһәрендә юл кырыенда табалар. Алар җәймәгә төрелгән була. Ана белән кызны атып үтергәннәр.

Моңа кадәр төрек басмалары хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Төркиядән китәргә өлгергән. Россиядә Ирина, суд аша, ирен кече улына ата булу хокукыннан мәхрүм итәргә маташкан.

Мәрхүмә Иринаның 3 баласы бар – 20 яшьлек улы, 15 яшьлек кызы (аны әнисе белән бергә үтергәннәр), 5 яшьлек улы. Ул модель булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев