Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә югары уку йортларына керү тәртибе үзгәртеләчәк

Педагогик белгечлекләр өчен булачак һөнәр профиле буенча мәҗбүри БДИ кертеләчәк.

Хәзер, әйтик, география укытучысы булырга теләүчеләргә ике мәҗбүри фәннән – рус теленнән һәм җәмәгать белеменнән тыш, география буенча да бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Ә менеджмент һәм икътисад белгечлеге буенча укырга керүчеләр өчен чит тел буенча имтихан төшеп калачак, дип белдергән фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков.

Үзгәрешләрне инде 2025 елда ук гамәлгә кертү планлаштырылган булган. Ләкин ата-аналар балаларның яңа сынауга әзерләнергә өлгермәячәкләренә борчылу белдергәч, бу уйдан кире кайтылган.

Ватаным Татарстан

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев