Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә ике еллык хезмәт итү срогын кире кайтарырга тәкъдим итәләр

Хәрби хезмәт срогын элеккечә ике ел итәргә кирәк дигән тәкъдим белән Федерация Советының халыкара эшчәнлек буенча комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Джабаров чыккан.

Аның фикеренчә, бу Россия Кораллы көчләренең санын арттырачак һәм солдатларны тиешле дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

“Мондый зур территориягә ия булып, ике еллык хәрби хезмәт срогын кире кайтармаскамы икән дип уйланырга тәкъдим итәм. Техника өйрәнү өчен бик катлаулы. Элек хәрби хезмәтнең беренче елы өйрәнүләр белән уза иде. Икенче елга ул инде әзер сугышчы була. Армия ике тапкырга арта. Андый армия булса, безгә мобилизация бәлки кирәкмәгән дә булыр иде”, - дигән Владимир Джабаров “Парламентская газета”га.

 

Чыганак: Шахри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев