Россиядә дефолт булачакмы?
Совкомбанкның баш белгече Михаил Васильев әлеге сорауга җавап биргән.
Россиядә якындагы 10 ел эчендә дефолт булу ихтималы юк диярлек.
Белгеч аңлатып үткәнчә, Россиядә 1998 елда дефолт килеп чыгуның сәбәбе – бюджет сәясәтенең баланслы булмавы (чыгымнарның керемнәрдән артып китүен аңлата). Хәзерге вакытта ил хакимияте, узгандагы сабакларны истә тотып, макроикътисадый тотрыклылыкны игътибар белән күзәтә.
Васильев басым ясап әйткәнчә, Россия тышкы бурычларын бик төгәл түләп килә. Шул ук вакытта илнең чит илләр кредиторларына әлләни зур бәйлелеге юк. Россиянең эчке дәүләт бурычы да күп түгел. Хакимияттәгеләр консерватив бюджет сәясәте кысасыннан чыкмый һәм бюджетның баланслы булуына омтыла чөнки.
Дефолт – акча алып торучының (гади кешенең, фирманың яки илнең) бурычын түли алмавы. Дәүләт турында сүз барганда, дефолт тышкы яки эчке бурычны түләүдән баш тартуны яки түли алмауны аңлата. Россия 1998 елда эчке бурычы буенча дефолт игълан иткән. Шул сәбәпле сумның бәясе бик нык төшеп, инфляция котчыкмалы дәрәҗәгә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев