Россия Президенты 13 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның 13 кешесенә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр тапшырды. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Фото: kremlin.ru
Гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбиясендә зур казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале Ольга Кирилловага тапшырылды.
«Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының II дәрәҗә медале – күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәт казанышлары өчен – Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары бүлеге башлыгы Лилия Сәхәбетдиновага бирелде.
Почёт ордены белән Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахманов – белгечләр әзерләүгә керткән өлеше һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен – бүләкләнде.
«РФның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме «Жилбытсервис-М» генераль директоры Зәкван Мофазаловка бирелде.
«РФның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» исемнәре «Татнефть» һәм «Транснефть – Кама арты» структуралары хезмәткәрләренә – Илгам Бәдрутдиновка, Илшат Гәдиевка, Рамзес Зиннуровка, Дмитрий Макаровка, Рифгать Хәкимовка һәм Әнис Шакировка – тапшырылды.
«РФның атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов лаек булды.
«РФның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исемнәре Мария Ишмяковага һәм Вәсилә Шакирҗановага бирелде.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларга ярдәм итү грантларын раслады. Алар арасында Татарстаннан да проектлар бар. Алар исәбендә – Казан дәүләт цирк артист-акробаты Альдана Абдуллаеваның «Манеж идей» цирк лабораториясе проекты, Яр Чаллының 6нчы санлы музыка мәктәбе директоры Ольга Абулева да «Славься, город Автоград!» вокал-хор ассамблеялары проекты.
Яр Чаллының «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең бүлек мөдире Лилия Галимовага, «Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклауның ресурс үзәге» директоры Алсу Мифтаховага һәм Әлмәт районының «Креатив индустрияләр мәктәбе» директоры Николай Пиянзинга ярдәм бүлеп бирелде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев