Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны җинаятьләр кылуга чакыруга бәйле провокацияләргә бирешмәскә чакыра
2024 ел ахырында илнең кайбер төбәкләрендә административ биналарга һәм полиция автомобильләренә ут төртү һәм шартлату омтылышлары, банк һәм почта учреждениеләре эшен тотрыксызландыру белән бәйле җинаятьләр артуы билгеләнгән.
18 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр 55 шундый хокуксыз гамәл теркәлгән, 44 кеше тоткарланган.
Аферистлар башта гражданнар акчаларын алдап кулга төшерә, аннары урланганны билгеле бер йөкләмәләрне үтәү шарты белән кире кайтарырга тәкъдим итә.
Гражданнарга уяулыкны арттырырга һәм билгесез әңгәмәдәшләр белән телефон яки башка аралашу чаралары аша элемтәгә кермәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев