Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре истәлегенә багышланган чаралар уза

8 ноябрь - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне.

Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 17 мартындагы 135нче номерлы боерыгы белән билгеләнгән.

Полиция хезмәткәрләре көн саен җинаятьчеләр белән очраша һәм үз гомерләрен куркыныч астына куя. Мондый очраклар югалтуларсыз булмый. Әмма сайлаган юлыбызга тугрылык үрнәге булып киткән иптәшләр турындагы истәлек мәңгегә йөрәкләрдә кала.

Бу көнне традиция буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары иптәшләре күмелгән урыннарында булды, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, Җиңү паркында чәчәкләр салды.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев