Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанлыларның социаль челтәрләрдә
Татарстан рәсми төркемнәренең онлайн-трансляцияләүдә “Татарстанда COVID-19: 2020 елгы каршы тору” темасы сорауларына җавап бирәчәк.
Коронавирс буенча агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять ничек барлыкка килә? Инфекция таралуны тоткарлау буенча Роспотребнадзор идарәсе нинди чаралар үткәрә? Пандемия шартларында Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди чикләүләр көтәргә? Татарстанда кайчан гражданнар әйләнешендә коронавирустан вакцина булачак?
Бу хакта чәршәмбе көнне, 9 декабрьдә "Татарстан Онлайн" программасының туры эфирында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләячәк.
Шулай ук ул онлайн режимда килүче сорауларга җавап бирәчәк.
#ТатарстанОнлайн программасы 9 декабрьдә ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында Татарстан Республикасы рәсми төркемнәрендә 10:00 сәгатьтә башлана.
Программа барышында социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы кызыксындырган соравын бирә алачак - иң киң таралган һәм актуаль сорауга кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга программа тәмамлангач Идарә белгечләре җавап бирәчәк.
#ТатарстанОнлайн программасы 2020 елның апрелендә Татарстан Республикасы рәсми төркемнәрендә эшли башлады. Әлеге проект кысаларында татарстанлылар онлайн режимда студия кунакларына актуаль темалар буенча үз сорауларын бирә ала. 15тән артык министр һәм Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре булды студиянең кунаклары булды. Ә 10сы онлайн-эфирда социаль челтәрләр кулланучылар - ТР халкы - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап бирде.
9 декабрьдә 10:00 сәгатьтә трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:
https://vk.com/video-85877975_456241911
https://ok.ru/live/3090291826358
https://www.youtube.com/watch?v=2HXL9ej2Jag&ab_ch..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев