Роспотребнадзор татарстанлыларга хач ману киңәшләрен бирде
Йөрәк авырулары булган кешеләргә бәкедә коенудан баш тартырга туры киләчәк. Хач ману ОРВИ симптомнарына ия булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бездә ел саен бер үк рекомендацияләр. Бу эш белән хәзер генә шөгыльләнергә карар кылмаган, моңа кадәр дә чыныгу этаплары узган сәламәт затларга коенырга ярый", - дип билгеләде спикер.
Любовь Авдонина ассызыклаганча, беренче коену булса, табиб белән киңәшергә һәм тиз генә суга чуммаска, ә алдан әзерләнергә кирәк. Коену өчен суны ТР Роспотребнадзоры тикшерәчәк махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк. Ә ОРВИ симптомнары һәм температура белән чуму катгый тыела. Шулай ук, коенудан йөрәк авырулары булганнарга баш тартырга кирәк, чөнки температураның кискен алмашынуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев