Роспотребнадзор кисәтә!
Көз җитү һәм гөмбәләр сезоны белән бергә, вируслы энцефалит һәм боррелиоза авыруларын таратучы урман бетләре активлыгының икенче дулкыны башланды. Республика буенча, шул бөҗәкләр тешләүдән зыян күргән 5994 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән инде. Аларның 1490ы - балалар.
Хәзерге вакытка, кешеләрдән алынган 3275 урман бете тикшерелгән. Вируслы энцефалит 7 беттә (0,2%), 633ендә бореллиоз (18,6%) табылган. Табигатьтән алынып тикшерелгән 124 урман бетенең, шулай ук, җидесе боррелиозлы, вируслы энцефолит ачыкланмаган. Әлеге күрсәткечләр узган елның шушы аралыгы дәрәҗәсендә. Ведомство белгечләре исегезгә төшерә: вакытында табибка мөрәҗәгать итеп сез үзегезне кирәкмәгән мәшәкатьтән коткара аласыз, чөнки урман бетенә каршы иммуноглобулинны бет утырганнан соң дүртенче көннән дә соңга калмый ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев