Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Роспотребнадзор киңәш итә! Юллама кулда: әзерләнә башлыйк

Җәйге ял алдыннан күп кенә ата-аналар балаларының ялын кызыклы, куркынычсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп ничек оештырырга дигән сорау алдында кала.

Җәйге лагерьга рәхим ит!
Җәйге лагерьга юллама инде кул­дамы? Бик шәп! Балалары ял итәргә башка елларда барганнарның гына әти-әниләре чагыштырмача тынычрак булырга мөмкин. Ә менә беренче тапкыр җибәрүчеләр белән алай түгел. Борчылмагыз! Без барлык мөһим һәм файдалы мәгълүматны җыйдык һәм аның белән рәхәтләнеп уртаклашабыз, – дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Күңелле мәшәкатьләр – бернәрсәне дә онытмаска!
Баласын лагерьга җибәрүче ата-аналарның бурычы – барлык кирәкле әйберләрне җыю, кайда һәм нәрсә ятканын аңлату, дө­рес киенергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, кояшта пешүне, бөҗәк тешләвен профилактикалау чараларын, эчәк һәм башка инфекцияләрне ничек булдырмаска икәнен искә төшерү. Балаларның бурычы – вакытны яхшы уздыру һәм ял итү.

Лагерьда ял итү файдалы!
Лагерь атмосферасы балаларга мөһим социаль, эмоциональ һәм танып белү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул аларның хәтерендә озак сакланачак. Бала рациональ режимда саф һавада яшәячәк, физик яктан актив булачак, бу сәламәтлекне саклау өчен мөһим.

Бонус – сәламәтлек !
Ачык һавада уздырыла торган вакыт хәрәкәткә ярдәм итә, ә хәрәкәт тәнгә генә түгел, психик һәм эмоциональ сәламәтлек өчен дә бик мөһим. Бала кояш­тан D витамины ала. Лагерь прог­раммалары балаларның физик сәламәтлеген яхшырту өчен эшләнгән.

Компьютер уеннары һәм социаль челтәрләр онытылачак
Җәйге лагерьда булуның тагын бер плюсы – гаджетсыз уздырыла торган вакыт.

Лагерь куркынычсызлык чараларын үтәп оештырыла
Балалар даими күзәтү астында, медицина пункты бар, террито­риясе куркынычсыз, көн саен табиб тикшерә, термометрия үткәрелә, бу медицина персоналына тиз арада йогышлы авырулар тара­луны кисәтү чараларын күрергә мөмкинлек бирә. Һәр смена алдын­нан лагерьда генераль җыештыру үткәрелә.
Җәйге лагерьда ял итү – вакытны файдалы итеп уздыру, көч җыю һәм киләсе уку елына әзерләнү өчен менә дигән ысул!
 

Балага нинди әйберләр әзерләргә

Документлар җыю
Бала белән шәхесен аныклаучы документлар (туу турында танык­лык/паспорт), кирәкле медицина белешмәләре һәм медицина полисы яки аның күчермәсе, шулай ук әлеге лагерьга таләп ителгән документлар булырга тиеш.

Шәхси гигиена чаралары
Балага шәхси гигиена әйберләрен җыеп, аларның бары тик индиви­дуаль файдалану предметлары булуын кат-кат искәртегез. Мун­чала, сөлге, теш щеткасы – һәркем­нең үзенеке.

Кием-салым
Аларны әзерләгәндә «минимум пар» принцибына таяныгыз. Хәтта җылы кофта да икәү кирәк. Әгәр бала диңгез буена лагерьга бара икән, кояштан саклаучы кием салыгыз, ә андый булмаса, ачык төстәге теләсә ниндие дә ярый һәм, һичшиксез, баш киеме кирәк. Эчке киемне сменадагы көннәр саныннан чыгып исәпләгез. Смена 21 көн, димәк, эчке кием дә 21 данә булырга тиеш. Бала анда кер юарга, киптерергә тиеш түгел.

Аяк киеме
Ябык (кроссовкалар, кедалар) һәм шулай ук ачык аяк киеме кирәк булачак. Алар уңайлы булырга һәм зурлыгы буенча туры килергә тиеш. Әгәр лагерьда урманга походлар планлаштырыла икән, ябык һәм озын, резин аяк киемнәре кирәк булыр. Җентекле исемлеген ла­герь администрациясеннән төгәлләш­терү яхшырак.

Аптечка
Бала кабул итә торган һәм үзе белән алачак мәҗбүри дарулар турында лагерь вожатыйларын һәм медицина хезмәткәрләрен кисәтергә, ә балага аларның меди­цина хезмәткәрендә сакланачагын һәм үз даруларын сорарга оялмаска кирәклеген аңлатырга кирәк. Кояштан һәм бөҗәкләрдән саклану чараларын ничек кулланырга кирәклеген дә җентекләп аңла­тыгыз.

Шәхси әйберләр
Әгәр лагерьда телефоннар кул­лану рөхсәт ителгән икән, мо­биль элемтәнең түләнгән бу­луы­на инаныгыз һәм зарядка җайланмасын куегыз. Чемодан, күзлек, сөлге, аяк киемен дә кертеп, баланың барлык әйберләренә тамга салыгыз. Чемоданга әйберләр исемлеген салсаң, смена беткәч балага кайту өчен җыену җиңелрәк булачак.

Шәхси гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлагыз
Балага ашар алдыннан, йөреп кайтканнан соң кулларны, һичшик­сез, сабын белән юарга, краннан су эчмәскә, әгәр авырса, респиратор этикетны үтәргә кирәклеген исенә төшерегез.

Лагерьдагы чараларның күбесе ачык һавада уздырыла, шуңа күрә балагыз кояш пешүенә ките­рә торган ультрафиолет нурлар тәэсиренә дучар булачак. Баланы кояштан саклаучы кремны дө­рес кулланырга өйрәтегез. Тал­пан­нар һәм башка бөҗәкләр булу-булмавына үзеңне ничек тик­шерергә, урманга яки кырга чыкканда кием озын җиңле һәм ачык төстә булырга тиешлеген, чалбарны оекбашка тыгарга кирәклеген дә аңлатыгыз.

Лагерьга керү рөхсәт ителсә, мөмкин булган ашамлыклар исемлеге
Гадәттә консервалар, гөмбә, кремлы пирожныйлар, тортлар, тиз бозыла торган продуктлар тыела. Баллы тәм-томнар китерү киңәш ителми.

Җәйге лагерьга бару иң яхшы һәм җылы истәлекләр калдырсын!

Фото: «ЯҮ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев