Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор идарәсе «кайнар линия» кабул итә

14 августтан 2 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация һәм «кайнар линия» оештырыла.

Белгечләр яңа уку елына ничек әзерләнү, нинди товарлар сатып алу һәм сатып алганда нәрсәгә йөз тоту, бала өчен сәламәт рацион төзү һәм көн режимын үтәү буенча киңәшләр бирәчәк.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге – 8 (800) 555-49-43;

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалы консультация пункты – (84371) 5-72-63.

Эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.40 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев