Роспотребнадзор Яшел Үзәндә консультацияләр үткәрәчәк
- Роспотребнадзорның Яшел Үзән бүлеге кулланучыларның куллану хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирүне дәвам итә, -дип белдерде ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Зөлфия Әсәдуллина.
- Чираттагы чара 2022 елның 13 сентябрендә Яшел Үзән шәһәре Первомайский урамы 14 йорт адресы буенча Яшел Үзән районы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәк филиалы бинасында,10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга дәгъвалар төзүдә, кулланучыларның проблемаларын карап тикшерүдә ярдәм күрсәтеләчәк, гамәлдәге закон нормаларына аңлатмалар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев