Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Росмолодежь» ярдәмендә иң нәни яшел үзәнлеләр өчен спектакльләр

Әгәр дә барыбызга да таныш мәкаль чананы җәйдән үк әзерләргә өйрәтә икән, Диана һәм Сергей Анисиннар да Яңа ел чыршыларына җылы вакытта әзерләнә башларга була дип уйлаган һәм «Микрогрантлар» конкурсында катнашкан.

Яшел Үзәннән «Сказкатерапия» гаилә проекты грантлар конкурсында кабат җиңү яулады, бу юлы бөтенроссия дәрәҗәсендә.

Бу җәйдә «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы 2022 елда физик затлар арасында яшьләр проектлары конкурсы игълан итте. Комиссия карамагына тапшырылган проектлар үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 100 мең сумга кадәр ярдәм ала алды. Яшел үзәнлеләр жюри хөкеменә яңа ел беби-спектакле проектын тәкъдим иттеләр һәм 99 мең сум оттылар. Алынган акчаларны иҗат командасы костюмнар сатып алуга һәм декорацияләр әзерләүгә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев