Роскачествода кызыл уылдык сайлау буенча киңәш бирделәр
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Роскачество экспертлары бәйрәм табыны өчен төп тәм-томны ничек дөрес сайларга икәнлеген сөйләделәр.
Беренче чиратта, савытка игътибар итәргә кирәк - әгәр ул калайдан ясалган икән, ул кабарган һәм зарарланмаган булырга тиеш. Иң кулае - пыяла савыттагысы яки үлчәп алына торганы, ул чагында сез товарны "үз күзләрегез"белән күрәчәксез һәм сыйфатсыз продуктны сатып алу куркынычы юк, диярлек.
Уылдык савытында, һичшиксез, ГОСТ маркировкасы, ә җитештерү урыны - Камчатка яки Сахалин булырга тиеш .
Савыттагы уылдыкларның төсе бертөрле һәм бер-берсенә ябышмаска тиеш.
Чыганак: https://radiosputnik.ria.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев