Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росгвардиячеләр ишектән җил дә үткәрмәс

Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте 2016 елда Росгвардия составына кертелде.

Күптән түгел Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оешуга 5 ел тулды. Шул уңайдан Яшел Үзән районы буенча ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге җитәкчесе Гумәр Миңнуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Гумәр Габбасович, сезнең бүлекчә Росгвардия структурасына кергәч, нинди үзгәрешләр кичерде. Шулар турында әйтеп узсагыз иде?
– Гомумән алганда, функцияләр элеккегечә калды дип әйтергә була. Безнең төп бурыч – предприятие ләрнең һәм гражданнарның мөлкәтен саклау. Шуңа карамастан, үзгәртеп корылгач, билгеле инде, кайбер функцияләр өстәлде. Без хәзер объектларны һәм җәмәгать урыннарын террорчылыктан сак лауда катнашырга тиеш. Аларга, мәсәлән, тарихи мирас һәм мәдәни объектлар, мәгариф һәм медицина учреждениеләре һәм башкалар керә. Хокук саклау органнары белән берлектә террорчылыкка, экстремизмга, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү һәм шәхси сак эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез. Мөһим дәүләт объектларын һәм махсус йөкләрне саклыйбыз, әлбәттә инде, корал әйләнешен дә контрольдә тотабыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда сигнал тревогасы безнең үзәкләштерелгән сак пунктына килә. Шуны да әйтергә кирәк, электр уты булмаганда да сигнализация өстәмә чыганактан эшли. Халыкның күбесе үзләре яшәгән торак йортларда ведомстводан тыш сак хезмәтен тиз арада чакырту кнопкаларын куйдырта.

Заман технологияләре коралланган сак хезмәтенә минутлар эчендә килеп җитәргә мөмкинлек бирә. Соңгы дистә елда безнең хезмәт сагы астындагы объектларда урлауларның бөтенләй булганы юк.

Хәзер чыбыксыз сак сигнализациясе кулланылган автоматлаштырылган система кую буенча эшләр алып барыла.
 

– Росгвардиягә күчү җәмәгать урыннарын, урамнарны саклауда чагылыш тапмадымы?
– Патруль экипажы объектларны саклаудан тыш, җәмәгать урыннарын да, гражданнарның куркынычсызлыгын да күз уңында тота.
2020 елда гына да безнең бүлекнең тоткарлау төркеме Яшел Үзән районы буенча үзәкләштерелгән пунктка килгән сигнал тревогасы буенча 3405 тапкыр һәм полициянең кизү тору бүлеге заявкалары буенча 1170 очракка чыкты. Алар арасында урлаулар, талаулар, үтерүләр, автотранспорт урлап алып китүләр, наркотикларга бәйле җинаятьләр бар.

Еш кына безгә хас булмаган функцияләрне дә үтәргә туры килә. Мәсәлән, 18 февральдә балалар бакчасыннан кайтканда әнисеннән качкан өч яшьлек баланы таптык. Малайның кибеттә йөргән вакыты була. Ә 25 февральдә Васильевода төнге янгын вакытында ведомстводан тыш сак наряды инсульттан соң йөри алмаган өлкән яшьтәге ирне өеннән чыгарырга булышты.

– Сезнең бүлек бүгенге көндә ничә объектны саклый?
– Хәзер шәһәрдә һәм районда төрле милек формасындагы 1300 объект безнең сак астына алынган. Тәүлек буена алты мобиль тоткарлау төркеме кизү тора. Шуларның дүртесе – Яшел Үзәндә һәм икесе Васильевода.

Быел гына да кизү торучы төркемнәр 500 тапкыр тревога сигналы буенча барды. Эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлеге заявкасы буенча – 300 тапкыр. 9 җинаять ачыкланды. Күптән түгел булган берничә очракны искә алу да җитә. Иртәнге бишләр тирәсендә Ленин урамындагы кибеттә сигнализация эшли башлый. Урынга барып җиткән патруль экипажы кибеттән чыгып барган исерек ирне күреп ала. Кулында бер әрҗә аракы була. Росгвардиячеләрне күреп, качмакчы булса да, тиз тотыла. Элек хөкемдә булган 33 яшьлек казанлы полиция хезмәткәрләренә тапшырыла. Ул кибеткә пластик ишекне ватып кергән була. Икенчесендә, Гагарин урамында супермаркетта урлау буенча пультка сигнал килә. Кибеттән ашамлыклар тутырылган кәрҗин белән чыгып барган яшь ир тоткарлана.

– Сезнең хезмәт бик катлаулы һәм шул ук вакытта бик куркыныч. Кадрлар мәсьәләсендә кытлык юкмы?
– Чынлап та, безнең хезмәт бик катлаулы. Әмма шул ук вакытта бик мактаулы. Бездә тәҗрибәле хезмәткәрләр күп һәм алар яшьләрне өйрәтә. Озакламый штатны арттыру планлаштырыла. Шуңа күрә хәрби хезмәт узган яшьләрне эшкә чакырып калам.

Ә хәзерге составка ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм имин көннәр телим.
– Без дә Сезне һәм тату коллективыгызны түгәрәк датагыз – юбилеегыз белән котлап, уңышлар һәм тревога сигналларының азрак булуын телибез.

Күптән түгел Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен Яшел Үзән муниципаль район башлыгы
Михаил Афанасьев та юбилейлары белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм районда куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев