Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росгвардиячеләр фаҗига чыгаручыны тоткарлаган

Яшел Үзән шәһәрендә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре Удмуртия Республикасында туып-үскән ирне, якташының сәламәтлегенә алдан уйлап зыян китерүдә шикләнеп тоткарлаган.

Беркетелгән районга патрульлек иткәндә, Яшел Үзән Росгвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге наряды полициядән Завод урамындагы тулай торакта ир-атны пычак белән яралаулары турында хәбәр ала һәм шунда ук урынга да чыга. Аларны яраланган ир тулай торак ишек төбендә каршы ала. Әмма ул үзе турында аңлаешлы итеп берни дә сөйли алмый. Фаҗиганең шаһиты булган күршеләре хокук тәртибе сакчыларына бу хәлгә аз-маз ачыклык кертеп, зыян салучының бүлмәсенә юнәлтә. Тревога буенча чыккан экипаж шик астына алынган ирне һәм канга баткан пычакны конфликт чыккан бүлмәдә таба. Бу кеше якташы белән спиртлы эчемлек кулланган вакытта ызгышып китүе һәм аның корсагына пычак кадавы турында үзе сөйләп бирә.
Шулай итеп, шикләнелүче 47 яшьлек ирне тоткарлыйлар һәм полициягә тапшыралар. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла. Хәзер инде бу иргә карата РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче маддәсендә каралган «сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Салкын корал белән канлы аңлашу бары тик эчкечелек нәтиҗәсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев