Робот Нур Әлмәттә Сабантуйда намаз укып, биеп тә күрсәткән
Нур үзен Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополистан килгән кунак дип таныштырган.
Фото: скриншот
Әлмәттәге Сабантуй бәйрәмендә театральләштерелгән программада ясалма интеллектлы, Нур исемле робот чыгыш ясады. Ул түбәтәй кигән. Күзәтүчеләр сүзләре буенча, робот тамашачыларны «Әссәламү галәйкүм» дип сәламләгән һәм үзен Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополистан килгән кунак дип таныштырган.
Нур җәмәгать намазында да катнашкан, кулларын традицион рәвештә тотып, аннары татар милли музыкасына да биегән.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев