Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үрнәк күрсәтерлекләре бар

Безнең республикада 2004 елдан бирле Президент яклавында «Нечкәбил» хатын-кыз гүзәллеге һәм гаилә конкурсы уздырыла.

Бу бәйгенең дәрәҗәсе зур булып, оештыручылар җәмгыятьнең һәм бигрәк тә яшь кызларның игътибарын хатын-кызга бала табып үстерү, гаилә кору бурычы йөкләнүенә юнәлтергә омтыла. Шуңа күрә конкурска да исем Абдулла Алиш әкиятеннән кайгыртучан ана һәм умарта оясы анасы - Нечкәбил исемле эшчән бал корты гәүдәләнеше буларак алынган.

Бу чараны тагын да җентекләбрәк ачыклап китсәк, ул балалары булган хатын-кызлар өчен ачык конкурс. Анда катнашу өчен сайлап алу турын ана кеше үзе үтә, ә бәйгедә бөтен гаиләсе белән катнаша. Менә шулай, быелгысында шәһәрнең 7нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлисә Исхакованың кызы Зилә катнашып, финалга узган. Зилә бу чарага Арча районыннан барса да, аның белән бергә үз гаиләсеннән тыш, ике яклап та әти-әнисе катнашкан. Сәлисә ханым шушы конкурс­тан алып кайткан кичереш­ләре, хис-тойгылары белән уртаклашып алды.
- Анда без барыбыз да катнаштык: үзем һәм ирем, Зилә гаиләсе белән, тагын ике кызым - Лилия һәм Земфира, кода-кодагый һәм оныкларым, - дип сөйли Салисә ханым. - Темасы да Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланып «Бүген бездә гаилә бәйрәме» дип аталды. Анда милләтебезнең кул эшләре - чиккән сөлге-тастымаллар, өстәл ашъяулыклары, чиккән мендәр тышлары файдаландык. Табынны ике самовыр­дан тыш үзебез пешергән милли ризыклар, тәм-томнар, бавырсаклар, Зиләнең үзе тозлаган-маринадлаган кыяр-помидорлар бизәде. Зилә әле ул тортлар ясау остасы да бит. Аны бөтен Арча белә. Төрле үләннәр, мәтрүшкәләр кушып чәйләр ясадык. Жюри әгъзаларын да, кунакларны да шушы тәм-томнар белән сыйладык. Әлбәттә, боларны матур итеп күрсәтә дә белергә кирәк иде. Кода да, кияү дә оста гармунчылар булгач, бик кызыклы килеп чыкты. Конкурста без генә түгел биш оныгым да актив катнашты. Хәтта 1 яшьлек - Мәликә дә. Нәтиҗәсе безне бик куандырды: Зиләбез бер номинациядә җиңеп, финалга узды. Ә финал ноябрьдә булачак. Кыскасы, безне жюри бәяләде дип уйлыйм. Ә без инде үзебезнең яктан гаилә традицияләребезне ничек саклавыбызны, аш-суга һәм җыр-биюгә осталыкны күрсәтергә, туганнар арасындагы татулыкны җиткерергә тырыштык.
Белгәнемчә, әлеге конкурсның ярымфиналында 47 гаилә катнашкан. Катнашучылар өчен җан атучылар санының да елдан-ел артуы билгеле. Кайберәүләргә, мәсәлән, 40ар кеше җан аткан. Конкурс финалы ноябрь аенда - Әниләр көнендә булып, анда финалга узучыларга югарыда әйтелгән татулыкны, гореф-гадәтләргә тугрылыкны, аш-суга һәм кул эшләренә, җыр-биюгә осталыкны, буыннар чылбырының ныклыгын тагын бер тапкыр күрсәтергә мөмкин булачак. Аларны анда да дөрес бәяләрләр дип ышанасы гына кала. Ә җиңү бервакытта да җиңел бирелми. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев