Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үрнәк дуслык

Газетабызның даими хәбәрчесе, шагыйрә, хикәяләр остасы, үз заманында мәктәп директоры да булып эшләгән Нократ Аланында яшәүче Дамира Әмирханованың чираттагы хаты килде.

Хат эчендә шигырь. Бу шигырьне ул үзенең укытучысы Әминә апаның 93 яшьлегенә багыш­лаган. Әминә апа Әрә авылында туа. 40 елга якын укытучы булып балаларга белем бирә. Әминә апа безнең Дамира апаны да укыткан, алга таба укытучы белән укучы арасында дуслык җеп­ләре сузылган. Бүгенгә хәтле алар аралашып яши. Әминә апа да шигырьләр яза. Дамира апа «Апа» дип аталган иҗат җимешенә эпиграф итеп укытучысы сүзләрен тәкъдим итә.
Соңгы кыңгыраулар яңгырый торган вакыт. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылары белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк баса. Әминә апа белән Дамира апа арасындагы кебек укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт бик сирәк була. Бүгенге мәктәпне тәмамлаучыларга укытучылары белән шушы үрнәк дуслыкны телибез.
Апа
Укытучы - мәдәният, белем,
Яктылык, акыл, матурлык таратучы.
Әминә Фазлуллина
Апа кулындагы кыңгыраулы
Гармун сузды татар моңнарын.
Ул өйрәтте безгә халкыбызның
Җәүһәргә тиң моңлы җырларын.
Укытучыны бездә «апа» диләр,
Бик якын сүз безнең күңелгә.
Әминә апа - «апа» гомергә.
Инде күптән канат ныгытканнар,
Ул укыткан кызлар, малайлар.
Гомер узган, алар үзләре дә
Хөрмәтле ак әби, бабайлар.
Кирәк чакта таләпчән дә булды,
Елаганда безне юатты.
Ач үлемнән хәтта саклап калып,
Киләчәккә безгә юл сызды.
Ничә буын бурычлы без аңа,
Безгә өлге булган апага.
Асылташтан һәйкәл куяр идем
Милләтпәрвәр гүзәл шул затка.
Дамира Әмирханова.
Урта Шөн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев