Бәчек авылында язмыш сынавы аша узып та сынмаган, ә киресенчә, сәламәт кешеләрне дә уздырып хезмәт итүче, ихтыярлы «җегет» яши дигәч, барып танышасыбыз килде. Без ишек шакыганда йорт хуҗасы өйдә юк иде, шуңа каршы алырга бик ачык күңелле хуҗабикә Тәнзилә чыкты. Кемнәр һәм кайдан икәнебезне хәбәр иткәч, бик шатланып:
- Әйдәгез, әйдә, керегез, рәхим итегез! Ярый әле килдегез, шулхәтле яздырасы килә иде Рахилем турында, бик лаек бит ул аңа! Кибеткә генә киткән иде, хәзер кайтып җитә, - дип, безне түргә чакырды һәм шул арада 16 ел бер-берсенә терәк булып гомер иткән ирен мактарга да өлгерде. Хатынның һәр сүзеннән тормыш иптәшенә булган чиксез мәхәббәте бөркелеп тора. Озак та тормады, Рахил Әхмәдуллин үзе дә елмаеп кайтып керде. Аны күрүгә үк Тәнзиләнең дә йөзеннән нур бөркелде. Читтән күзәткән кешегә әлеге парның бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып яшәүләренә сокланырга гына кала. Ә бу бәхетне күрсәткәнче, язмыш аларга әчесеннән-төчесеннән авыз иттерә әле.
Рахил 2000нче елдан бирле, хәзерге вакытта да авыл җирендә бик кирәкле, әмма юкка чыккан эш, итекләргә олтан салу белән шөгыльләнә. Ул әлеге кәсепкә авыр эштән качып түгел, өйдә торганга, ике кулыма бер эш булыр, дип тотынган. Чөнки аның ике аягының да башлары юк. Киселгән. Шулай булуга карамастан, Рахил кызгануга мохтаҗ түгел! Тормышлары бүгенге көндә «шөкер» итәрлек аларның. Бәлки бик күп кенә сәламәт ирле йортларга караганда да җитешлерәктер әле. Өйләренә менә дигән ремонт ясаганнар, суы кергән, агып чыгып китә, чиста, җылы һәм матур. Мунчалары да курчак йорты кебек. Рәхәтен күреп яшәргә язсын. Барлык эшләрне дә гаилә башлыгы үз куллары белән башкарган, бер дә «мин бит инвалид», дип тормаган! Моннан тыш, ишек алды тулы терлек-туар: сарыклар (корбанга саталар да), куяннар, тавыклар. Һәммәсенең баш исәпләре ярыйсы ук хәйран. Яшелчәләрне дә бик күп итеп утырталар икән. «Аллаһка шөкер, алары да уңа, мул уңыш җыеп алабыз», - диләр.
- Мондый хуҗалыкны алып бару күп хезмәт таләп итә. Ничек өлгерәсез?
- Кичкә аяклар сызлый инде. Тик нишлисең, яшәргә кирәк. Тәнзиләм дә бик тырыш минем, ышанычым да, таянычым да, аякларымны кискәннән соң тормышка кайтаручым да - ул! Шул фаҗига килеп чыкмаса, бәлки, язмышларыбыз да кушылмаган булыр иде.
- Яшьтән үк яраттым бит мин аны, - дип, сүзгә кушылды хуҗабикә, - тик алдан кавышу гына насыйп булмады. Авыр хәлгә калганын ишеткәч, йөрәгем әрнеде. Норлат дәваханәсендә ятканда, юынасы киләдер дип, ләгән белән тартып бара идем мунчага. Аннан соң ул өенә кайтып китте. Күпмедер вакыттан соң «кил» дигән хәбәр иреште. Кайттым Бәчеккә. «Керергә оялам, ник чыгып алмыйсың», дим. «Йөри алмыйм бит, Тәнзилә», ди. (Тәнзилә үзе сөйли, үзе елый иде бу минутларда). Кердем. Туганнарына: «Әгәр дә безнең бергә булуга каршы килмәсәгез, Рахилне аякка бастырыр идем», - дидем. Алдан шикләнсәләр дә, ничек яратуымны күргәч, хупладылар. Менә шушы өйне алып бирделәр. Беренче сыйныфтан бирле улым Рушанны да үзенеке кебек итеп тәрбияләде. Рәхмәт аңа.
«Бар иткән дә хатын, хур иткән дә хатын» дигән әйтем бар халык телендә. Чөнки хатын-кызның чиксез ышануы һәм мәхәббәте ир-атка канатлар куеп, упкын төпләреннән чыгарлык көч бирергә сәләтле. Бүгенге көндә сокланырлык итеп тырышып, хезмәт итеп яшәүче Әхмәдуллиннарның язмышы сериаллардан алынмаган (әмма бик охшаган), алар гади авыл кешеләре. Рухы сынып, үз-үзенә ышанычын югалтып баручыларга үрнәк булырлык гаилә. Михнәтен дә, рәхәтен дә Ходай тигез бирә, диләр. Хәзерге матур, җитеш тормышларының рәхәтен күреп, уллары, киленнәре, оныклары Ясминәнең уңышларына сөенеп, аларның һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәрлек бәхетле гомерләр насыйп итсен.
Хушлашканда Тәнзиләнең «Ирләрегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез» дигән сүзләренең гади генә түгел, бик тирән мәгънәгә ия булуын аңладык.
Гөлнара Вәлиева
Алия Гаязова фотосы.
Нет комментариев