Кайда хезмәт куюына, нинди вазифа башкаруына карамастан, җаваплылык белән һәм ике кат үтәмәслек итеп җиренә җиткереп эшләүчеләр, сирәк булса да, бар. Бу йөкләмәнең катлаулы яки җиңел булуыннан түгел, кешенең булмышыннан тора.
Андыйлар, гадәттә, ирешелгән уңышлары белән масаймыйча, тыйнак кына эшли бирәләр. Сүзем - бүгенге көндә тырышлыгы нәтиҗәсендә үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышы буенча Яшел Үзән муниципаль районындагы техник надзор идарәсе бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән Мөхәммәтҗанов Мансур турында. Апас якларында туып үскән авыл егете армия сафларыннан хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, «Гариремтехпред» оешмасына 3 класслы машина йөртүче булып эшкә урнашканда бу турыда уйламагандыр да, әлбәттә. Тик, дисциплиналы хезмәткәрне бөтен җирдә дә бик тиз күреп алалар һәм хөрмәт итәләр. Ә бу үзеннән-үзе карьера үсешенә юл ачучы мөмкинлек. Шулай итеп, ул башта Яшел Үзән районы «Сельхозтехника»сында цех мастеры, аннары - ТОП начальнигы, соңрак - автотранспорт һәм механик эшләр цехы җитәкчесе була. Ә 2001 елдан - техник надзор идарәсендә хезмәт юлын дәүләт инженер-инспектор буларак башлап җибәрә. Мансурның бүгенге көндә ирешелгән уңышларында, аның тормыш иптәше, төп киңәшчесе һәм таянычы Гөлнараның да өлеше бик зур. Чөнки канатлар куярлык, көч бирерлек ышанычлы тылың булмаса, бу тормышта нык адымнар белән алга баруы авыр. Сокланырлык һәм үрнәк итеп куярлык күркәм гаиләләрендә энҗе бөртегедәй ике кыз тәрбияләп үстереп, югары белем бирделәр.
ТР Гостехнадзор оешмасы Яшел Үзән муниципаль районы бүлекчәсенең елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешүе, РФ һәм ТР тапшырган бер кочак мактау грамоталары, рәхмәт хатлары - җитәкче буларак Мансур Мөхәммәтҗановның хезмәт күрсәткеченә бәя булып тора.
- Ул барлык тәҗрибәсен һәм белемен техникаларны хәвеф-хәтәрсез эксплуатацияләүне булдыруга багышлый. Һәрдаим урындагы кешеләр һәм гражданнар белән эшләгәндә дә ситуацияне кулында тота, килеп чыккан мәсьәләләрне вакытында, компетентлы рәвештә чишәргә сәләтле, - диләр, аның турында хезмәткәрләре, белеме, тәҗрибәсе, тыйнаклыгы һәм гадилеге өчен хөрмәт итеп.
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев