Һәркем яратырга сәләтле
14 февраль - Гашыйклар көнен Яшел Үзән психоневрология интернатында яшәүчеләр бик ярата һәм көтеп ала икән.
Алар әлеге бәйрәмдә үз хисләреңне иң кадерле һәм яраткан кешеләргә тагын бер кат күрсәтү мөмкинлеге бар дип саный. Тәрбиячеләр җитәкчелегендәге дәресләрдә үз куллары белән открыткалар, рәсемнәр, «валентинка»лар ясыйлар.
Һәм бу көнне үк хәйриячелек нигезендә оештырыла торган бәйрәм чәе дә үткәрелә. Быел биредә яшәүчеләрне тәмлүшкәләр белән сыйларга, актив һәм битараф булмаган Агния Яруллина ярдәме белән "Клюква" кафесы администрациясе ярдәм иткән.
-Инвалидларга һәм өлкәннәргә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диләр әлеге учреждение хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев