Ришвәт алган вакытта хәрби комиссар тоткарланды
***
Әлмәт районы хәрби комиссарын эшмәкәрдән ришвәт алганда тоткарладылар.
Әлмәт районы хәрби комиссары 700 мең сум күләмендә ришвәт алган вакытта тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча ФСБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Махсус хезмәт мәгълүматлары буенча, акчаны җирле эшмәкәр тапшырган. Ул хәрби хезмәт үтү турында контрактлар төзүгә гражданнарны җәлеп итү белән шөгыльләнгән.
ФСБ хәбәр итүенчә, хәрби комиссар эшмәкәргә контракт төзү өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән гражданнар турында мәгълүматлар тапшырган. Эшмәкәр аларның документларын үзе «җәлеп иткән» рекрутлар буларак ялган рәвештә рәсмиләштергән.
2025 елның ноябреннән 2026 елның мартына кадәр шул рәвешчә дүрт контрактник рәсмиләштерелгән. Алар өчен эшмәкәргә 1,2 млн сум түләргә тиеш булган, шуның 1 млн сумнан артыгы, фаразланганча, хәрби комиссарга билгеләнгән булган.
Фигурантны тоткарлау ФСБ хезмәткәрләре һәм икътисади полиция тарафыннан ришвәт алу вакытында үткәрелгән. Ришвәт алу матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү гамәлләре дәвам итә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев