Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин өйләнә!

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты тиздән камыт киячәк! Ул кичә булачак хатынына тәкъдим ясаган.

Ничә еллар буе тамашачылардан яшереп саклаган кыз ул - Ришат төркемендә эшләүче Алия Карачурина.

Ришат шушы көннәрдә Уфада концерт куйды һәм туган көнен билгеләп узды. Социаль челтәргә куелган видеодан күренгәнчә, Ришат Алиягә табын артында тәкъдим ясаган.

"Бу клип съемкалары түгел. Ул "Әйе" диде дип язган Ришат видео астына.

«Күпләр минем җырларда җырланган мәхәббәтемне тизрәк табуымны теләде. Ул һәрвакыт минем янымда иде», - дип язган Ришат.

Ришат белән Алиянең яшерен мәхәббәтен барлык халык яратып күзәтте. Яшьләргә тигез тормыш телибез!

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullin-oilana-585803 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев