Римма Ибраһимова: «Тормыш итәргә Ландыштан да яхшырак кеше юк»
Римма Ибраһимова белән әңгәмә.
- Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз, Римма апа? Гастрольләргә йөреп, гаиләгә вакыт кала идеме?
- 22 яшьтә кияүгә чыктым. Равил абыең белән бергә эшли идек бит. Фәритне берничә ел әти белән әни карады. Аны сагынып, концертлардан кайта идек. Ул да безне сагына иде. Үпкәләгән чаклары да булгалагандыр. Без чыгып киткәндә, елап кала иде балакай. Минем дә ана буларак йөрәкләрем өзелә иде. Соңыннан Равил абыең филармониядә эшләде, ә мин үзем генә гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп, Фәрит әтисе белән кала иде.
- Яратып кияүгә чыктыгызмы?
- Әлбәттә, Аллаһка шөкер. Равил абыең бик ярдәмчел, терәк булды. Концертны оештыру мәсьәләләрен гел ул хәл итә иде. Русча әйтсәк, мин «за мужем» идем. Беркайчан да артык усаллыгын күрсәтмәде. Арабызда алай көнләшү дә булмады, чөнки без гел бергә булдык: бергә уянабыз, бергә ашыйбыз, бергә эшлибез… Хәзер генә юк шул. Аның белән бергә яшәгән 25 ел миңа җитмәде. Бүген менә янымда утырып кына торса да, рәхәт булыр иде.
- Улыгыз Фәрит, кызыгыз Ләйсән ничә яшьләрендә әтисез калды?
- Фәриткә 23 иде, Ләйсән исә җиде яшендә әтисез калды.
- Алга таба яшәр өчен көч каян алдыгыз?
- Бик авыр вакытлар иде. 2-3 ай дәваланып йөргәнемне хәтерлим. Ләйсәнне ярый әле тапканмын дип шатландым. Ләйсән белән дәрес хәзерләп, аны мәктәпкә илтеп, аннан алып кайтып, концертларда җырлап, акча эшләп, көннәрнең ничек үтүен сизми кала идем. Уйланып утырып, моңаерга вакыт булмады. Ә Фәрит укый, эшли иде. Ул һәрвакыт мөстәкыйль булды. Эшкә дә үзе урнашты. Укуы буенча кандидатлык эшен якларга вакыт килеп җиткәч, җырлый башлады. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа?» — дип борчылган идем. Монда аспирантураны тәмамларга кирәк, ә ул продюсер булам, ди. Фәрит барыбер җырларга, музыка белән шөгыльләнергә теләде.
- Кабат гаилә корырга кирәк дип уйланганыгыз булмадымы?
- Уйлаганым да булмады. Үземнең янымда башка кешене күзаллый да алмыйм. Үзебез яшәгән фатирыма көн саен кайтам. Әлеге диварлар һаман да иремне хәтерләтә.
- Профессиональ җырчы буларак Фәрит белән Ландышның җырлауларына ничек карыйсыз?
- Алар икесе дә әйбәт җырлый. Фәрит, сәләте булмаса, үзе дә җырламас иде. Ул болай да: «Әллә сәхнәгә чыкмаска инде?» — дип кенә җырлый башлады. «Барс Медиа»га ул генераль продюсер булып урнашты.
Ландышка килгәндә, ул да яхшы җырлый. Аның тавышы беркемнекенә дә охшамаган. Ул сәхнәдә аерылып тора. Вакытында мин аңа вокал дәресләре бирә идем.
- Кайнана буларак элегрәк Ландышның кыска күлмәкләр киюе турында ни әйтә аласыз?
- Ул эшләгән җирдә башкарак кагыйдәләр бит. Бер ул гына кысканы киеп чыкмады. Бу аннан гына тормый иде. Ул бит кыска күлмәк кигәне өчен генә тамашачы тарафыннан кабул ителгән җырчы түгел. Ландышны халык ярата. Концертларына да йөриләр.
- Сез кайнана буларак нинди?
- Тормыш итәргә Ландыштан да яхшырак кеше юк. Алар бер-берсен бәхетле итеп гомер кичерәләр. Табышканнар, кавышканнар. Аларның үз гаиләләре, үз карашлары. Алар уйлашып, киңәшләшеп яши.
- Сез «Барс Медиа» эшчәнлегенә нинди карашта?
- Элек алар бик әйбәт эшләп килгән компания иде. Хәзер белмим… Әйтә дә алмыйм.
- Ландыш «Барс»тан китүен белдергәч, ни дидегез?
- Китүең әйбәт булган, дидем. Эшләргә мөмкинлеге булмагач, китте. Күпме җырчы шундый хәлдә калды. Ландышның бер дә эшсез утырганы юк. Ул төшеп калмас!
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев