Рифат Зарипов Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. Әтисе - тракторчы, әнисе - мәктәптә җыештыручы. - Рифат, Җәвит Шакиров гомере буе тещасын сүкте, син дә сүгәсеңме?
- Юк. Бик әйбәт ул минем. Рифат бабай белән исемнәребез дә бертөрле, "адаш" дип йөрим үзен. Ул да миңа "адаш" ди, кайвакытта "классташ" дип тә җибәрәм.
- Ничек таныштыгыз?
- Теща беләнме? (Бу сораудан соң икебез дә тыела алмыйча көлдек.)
- Хатының белән!
- Үзебез төркем булып оешкач, "Сәйдәш" бию театрыннан биюче егет белән биюче кыз чакырттык. Биюче Диләрә белән гел бергә-бергә йөргәч, гомергә бергә булып куйдык.
- Сиңа ул ошадымы соң?
- Юк!
- Болай гынамыни?
- Ничек ошамасын ди! Ошый инде, ошый...
- Хыялыңдагы кыз идеме?
- Хыялланып йөргән юк үзе. Хыялдагы кыз беренче мәхәббәттер инде ул.
- Ничә кыз белән йөрдең?
- Алай бик күп түгел, дүрт-биш булгандыр. Җитди итеп йөри башлавым 17 яшьтә Казанга укырга килгәч булды. Чаллы кызы Алсуга күзем төшкән иде.
- Бер Камал театры артисткасы белән дә йөрдең бит әле син?
- Әй, әллә нәрсәләр искә төшереп утырма әле. Мәхәббәт түгел, аралашып, очрашып кына йөргән кыз бит ул.
- Йөргән кызларың белән ничек аерылыша идең: әйтепме, әйтмичә китә идеңме?
- Берсенә дә әйтеп киткәнем булмады.
- Бабай белән уртак тел таптыңмы соң?
- Әле генә кунакка килгәннәр иде, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
- Алар кайсы яктан?
- Түбән Каманың үзеннән.
- Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле дип уйлыйсың?
- Икеңнең берендә әз генә акыл булу. Хатын - ирне, ир хатынны аңларга тиеш. Кайвакытта мин кызып-котырып китәм, тыныч кеше түгелмен. Ул дәшми, тыңлый. Бәлки дәшмәгән кыяфәт чыгарадыр: "Мин бит әле яшь, мине өйрәт", - дигән була. Шулай дип әйтә дә, мин тынычланам. Ул хаклы булганда, мин дәшмичә торам.
- Нидән кызып китәсең?
- Юк кына нәрсәдән. Мин теләмәгән чәйне ясасалар да, ул чәйне күтәреп бәрәм инде.
- Кит инде! Үзең: "Алла боерса, Алла боерса", - дип утырасың, үзең чәйне күтәреп бәрәсең, нәрсә инде бу? Син куркыныч кеше түгелме соң, Рифат?
- Юк. Минем белән яшәгән кеше минем нинди чәй эчәргә теләгәнне белә. Кәеф булмаган чакта миңа ошамаган чәй "оча" инде.
- Нинди чәй кирәк соң сиңа?
- Иртән сыек чәй кирәк. Кичен минем кофе эчәсем килә.
- Хатының боларны каян белсен соң, әйтергә кирәк.
- Беләм, аңлыйм, шуңа күрә үземне акыллы, төпле кеше дип әйтмим бит инде. Дөрес түгел икәнен аңлыйм, әмма үтер инде, мин шулай эшлим.
- Андый вакытта хатын нишли?
- Илтеп түгә дә: "Сиңа нинди кирәк, җаным?" - дип сорый һәм мин теләгәнне ясап китерә.
- Синең белән хатыныңа авыр икән...
- Нык авыр.
- Мондый характерың белән ничә ел бергә торырсыз икән?
- Әй, без озак тора алмабыз инде ул, шул 60-70ләр булыр.
- Сәхнәдә күпме гомерем бардыр дип уйлыйсың?
- Күз алдыма да ките¬рә алмыйм, өметләр зурдан үзе. Мәңгелек, го¬мерлек булсын, тамашачы ташламасын инде, чөнки башка эш эшли белмим.
- Концертта музы¬кант-биючеләргә ничек түлисең?
- Элек бит таякка эшләгәннәр, шуның кебек, мин дә сызып барам. Ел ахырында сызык¬ларны саныйм.
- Баянчың күпмегә йөри?
- Аена 12 меңгә. Һәркем бер концерттан 2-3 мең ала. Тамаша заллары тулы булып, күңелләрем тулып китә икән, премия дә бирергә тырышам.
- Рифат, син кем соң, җырчымы, биючеме?
- Кем дисәгез дә була, чикерткә дисәгез дә.
- Чикерткә?!
- Ябык булгач, сикереп биегәч, чикерткә, диләр.
- Абыйларың кайда эшли?
- Илгиз абый - оператор, аппаратурада утыра, администратор. Илдус - олы абый - шофер, клавишада. Элек икесе дә нефтьчеләр иде.
- Илдус абыең сиңа бөтенләй охшамаган, сап-сары.
- Әйе шул, безнең нәселдә дә юк андый сары кеше.
- Читтән берәрсе кереп чыкмадымы икән?
- Безнең әни 22 яшенә кадәр блондинка булган.
- Рифат, Данир Сабировтан көнләшмисеңме?
- Юк. Тырыш малай, бии, җырлый, энергияле. Молодец, шәп эшли. Хөсетлек белән карамыйм, хөсетлек - ул чир. Мин хөсетләнеп кенә Данир үзгәрмәячәк.
- Сөйләшкәндә дини сүзләр дә кулланасың?
- Мәрхүм Гыйльметдин бабай мулла иде. Дустым Рамил Мингәрәев Мәрҗани мәчетендә хәзрәт булып эшли. Әти-әни, туганнар да намазда. Мине әле шайтаннар тота, укымыйм.
- Авылда туганнарыңа булыша¬сыңмы, көтү көткәнең, бәрәңге утырт¬каның бармы? Балта, кадак тота беләсеңме?
- Балта тота беләм дип мактанып әйтә алмыйм, ә менә көтү көтә беләм. Быел туганнарга бәрәңге дә утыртыштым. Шәһәрдән соң авыл эше ял гына бит ул, рәхәт.
- Телевизордан үзеңне карарга яратасыңмы?
- "Кит, уф, шулай дуракланасың, шулай кыланасыңмы?" - дип утырам. Үземә-үзем ошамыйм.
- Спонсорларың бармы?
- Юк. Кайвакыт туйлар вакытында салып утырганда кәефләре күтәрелеп китә дә, зур абзыйлар: "Энекәш, кил әле, сөйләшик, мин шундый-шундый директор. Мин сине шулай-болай итәм", - диләр. Икенче көнне шалтыратып караганым да юк. Шалтыраткан очракта да: "Кем әле син? Шулай булдымыни? Эх, менә бит, кризис. Нигә аны алдан килмәдең, кичә килгән булсаң, әйбәт булыр иде, бүген булмый", - диләр. Дус артистлардан ишетеп беләм: "Барган идем, борып җибәрделәр, ишектән дә кертмәделәр. Акча бирәм, диде, бирмәде. Клип төшерергә ярдәм итмәкче иде, анысы да булмады", - диләр.
Әңгәмә ахырында танылган юморист Рифат Зариповка Америка флагы төшерелгән трусик бүләк иттем. Бик шатланып кабул итте тагын. Рәхәтен күрсен, бахыр.
Р.S. Рифат Зариповтан интервью алганда, аның әле баласы тумаган иде. Туды. Артист улына Ислам дип исем кушты. Бу исемне кушарга ярамый дип ишеткәнем бар иде. Туктале, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллиннан сорыйм әле.
- Кушу гөнаһ түгел, әмма кеше бу исемне күтәрә алмаска мөмкин, - дип сүзен башлап җибәрде хәзрәт. - "Мөслим, Мөслимә" дигән исемнәр дә бар, тәрҗемәсе - мөселман, Ислам динендә булган кеше. Мөселман ул гөнаһлы да, чиста да, намуслы да булырга мөмкин. Әмма балага "Ислам" дип кушсак, Ислам начар була алмый - чиста, пакь, камил. Әгәр дә бала шушы исемгә тугры булмаса? Ә ул аңа тугры була алмаска мөмкин, чөнки камил рәвештә Ислам динен тоткан кешеләр бик сирәк. Синең балаңның исеме Ислам, ә ул намаз да укымый икән, аның язмышы авыр булырга мөмкин. Ул бит Исламның йөзе булырга тиеш. "Ислам кайда?" "Ислам исерек". Менә шундый сүзләр Ислам динен пычратырга мөмкин. Шуңа күрә бу исемне балага кушарга рөхсәт ителми, бик авыр исем. Пәйгамбәребез (г.с.): "Андый исемнәрне кушмагыз", - ди. Кушмау хәерлерәк. ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 05.10.2015
Язма Матбугат ру сайтыннан алынды.
|
|
Нет комментариев