Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Рәхмәт сезгә, егетләр!»

10 ноябрьдә эчке эшләр хезмәткәрләре көненә багыш­ланган бәйрәмдә нәкъ менә шушы җыр катнашучыларның йөрәген тетрәндерде дә инде.

Эчке эшләр хезмәткәрләре көнен дә, төнен дә яшәүчеләрнең тыныч тормышын булдыра, җәмәгать иминлеге, законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәшә. Алар тәүлек дәвамында намуслы хезмәтләре, теләсә кайсы вакытта кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торулары белән үзләренең хезмәт бурычына тугры калуларын раслый. Яшел Үзән урнашуы белән бик катлаулы территорияләрнең берсе булуына карамастан, район соңгы дистә елда җинаятьчелек торышы буенча тотрык­лылыгы белән аерылып тора. Болар, әлбәттә инде, хезмәт коллективының тырыш хезмәтенә бәйле.
Шәһәрнең мәдәни үзәкләренең берсе - «Родина» сараенда узган тантанада да әлеге җаваплы һөнәр ияләренә багышлап бик күп җылы сүзләр, котлаулар әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Коллективны һөнәри бәйрәм белән Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков тәбрикләде. Ул яңа җитәкче буларак коллективны сынаган һәм аның бер йодрык булып гражданнар иминлеге сагында лаеклы торуларын билгеләде. Бәйрәм уңаеннан ул бер төркем хезмәткәргә кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды. ДПС инспекторы Ленар Шаяздановка беренче тапкыр офицер исеме бирелде. Шулай ук Денис Архипов, Владимир Дудкин - полиция капитаны, Алмаз Нотфуллин - өлкән лейтенант, Николай Кузнецов, Марат Сабиров, Сергей Целых, Михаил Шикалов полиция лейтенанты исемнәре алды. Бу шулай ук бәйрәм традициясенә әйләнгән. Отставкадагы милиция подполковнигы, ветераннар советы әгъзасы Анна Борисова Россия эчке эшләр һәм эчке гас­кәрләр органнары ветераннары советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә инде участок уполномоченные Илдар Хәсәновка тагын да зуррак бүләк ясалды - фатир ачкычы тапшырылды.
Бу тантанада муниципаль район башлыгы Александр Тыгин хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлап, бүлектә ветераннар линиясе буенча зур эш алып барылуын, остазлыкның көчле булуын ассызыклады. Лаек­лы ялга киткән элеккеге җитәкче Владимир Богатыревның хезмәтен бәяләде.
- Район һәм шәһәр территория­сендәге тотрыклылык эчке эшләр бүлеге шәхси составының үз хезмәтләренә җаваплы карашына бәйле, - диде ул. - Көндәлек сводканы карап мин моны тулы ышаныч белән әйтә алам. Чөнки җинаятьчелек торышына караганда торак-коммуналь мәсьәләләр буенча сораулар күбрәк була. Сезгә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, катлаулы хезмәтегездә уңышлар телим.
Район башлыгы да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Ул оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен майор Дмит­рий Павлюченковка, капитан Руслан Борһановка, старшина Ренат Хәмитовка, өлкән сержант Евгений Мурзинга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Иң шатлыклысы шул: участок уполномоченные өлкән лейтенант Юрий Чистоградовка фатир ачкычы бирелсә, «Норлат» полициясе бүлегенең участок уполномоченные өлкән лейтенант Илшат Сәлахиевка җир участогы алырга сертификат тапшырылды.
Бу чараның рәсми өлешеннән соң сәхнәдә дәртле җырлар яңгырады. Һөнәри бәйрәмдә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне дә искә алырга онытмадылар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев