Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФдә урамда этләрне дөрес йөртмәгән өчен штраф кертергә телиләр

Россиядә куркыныч эт токымнарын йөртү кагыйдәләрен бозган өчен яңа җәза кертергә тәкъдим итәләр.

Әгәр дә алар махсус чылбырсыз йөри икән, хайван хуҗаларына 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

"Известия» ачыклаганча, мондый закон проектын Дәүләт Думасына ЛДПР депутатлары төркеме кертергә ниятли.

Инициативаны күпчелек фракцияләрдә хуплыйлар, әмма түбән палата рәисенең экология буенча урынбасары Владимир Бурматов, аеруча куркыныч токымнарга гына түгел, эт тешләгән өчен административ җаваплылык та билгеләргә кирәк, дип саный.

Аның сүзләренә караганда, якын арада Дәүләт Думасы әлеге норманы икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев