(«Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы 01.06.17 №103-ФЗ Федераль законы) РФ Президентын сайлаулар турындагы законга төзәтмәләр кертелде.
Төзәтүләр, әлеге актны сайлау хокукларының төп гарантияләрен Закон белән тәңгәл итү максатыннан эшкәртелгән. Шулай да, берникадәр аермалыклар да каралган.
*Аерып әйткәндә, күзәтүчеләрне билгеләү процедурасына либераль караш өстенлек итә. Сайлау комиссиясенә күзәтүчеләр исемлеген алдан тапшыру таләп ителми һәм шулай ук, күзәтүченең бер генә сайлау комиссиясенә җибәрелүе мәҗбүри түгел.
*Тавыш бирү бүлмәләрендә видеокүзәтү чараларын куллану мөмкинлеге теркәлгән.
*РФ Президентын сайлауларда учеттан төшерү таныклыгы белән тавыш бирү тыела. Алмашка, тору урыны буенча гариза нигезендә сайлаучылар исемлегенә кертү механизмы булдырылган.
*Сайлаучының яшәү адресына кагылышлы мәгълүматларга карата таләпләр гадиләштерелгән.
Александр Михайлов,
Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе, юстициянең кече советнигы
Нет комментариев