РФ һәм ТР атказанган укытучысы вафат
***
РФ һәм ТР атказанган укытучысы, Казанның шәрәфле гражданы, Казанның 131нче лицееның күпьеллык директоры Иван Савельев 85нче яшендә вафат булды. Бу хакта «Дөнья инновацияләре яңалыклары» хәбәр итә.
Савельев 1941 елның 10 июнендә туган. Аның бөтен профессиональ тормышы 1961 елда Казан дәүләт университеты каршында ачылган 131нче мәктәп белән бәйле булган. Савельев уку йортын 1977 елдан 2006 елга кадәр җитәкләгән. 1995 елда аның җитәкчелегендә мәктәп 131нче физика-математика лицее статусын алган һәм Казан университеты белем бирү округы составына кергән.
Иван Савельев югары квалификация категорияле педагог булган, халык мәгарифе отличнигы, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исемнәрен йөрткән. 2010 елда ул «Киләчәк галимнәренең остазы» номинациясендә грант алган, ә 2011 елда Казан шәһәр Думасы карары белән Казанның шәрәфле гражданнары исемлегенә кертелгән.
Хезмәттәшләре һәм укучылары аны физика укытучысы талантын, балаларга игътибарлылыкны һәм җитәкченең стратегик фикерләвен үзендә берләштерә алган сирәк профессионал итеп искә ала.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев